Сургут шәһәрендә Өлкәннәр көне

12

20 октябрь, якшәмбе ял көнендә Сургут шәһәре татар милли мәдәни мохтарияты «Өлкәннәр көнен» билгеләп үтте. Санлы гына калган тыл ветераннарын, шәһәребез үсешенә үз көчләрен түккән, бүгенгесе көндә лаеклы ялда гомер итүче өлкәннәребезне бик күркәм бинага кунакка җыйды.

Аллага шөкер, хәзергесе заманда бары да бар, мул тормышта барлык белән яшибез. Вакытында бу бәхет безнең әни-әтиләребезгә, әби-бабаларыбызга эләкмәгән. Алар бүгенгесе көндә чәчәк аткан Сургут шәһәрен сазлык уртасында ниндидер бер соры хәтирә итеп искә алалар. Аларга сүз кушып, элеккеге Сургут шәһәре турында сөйләгез әле дисәң, башта тын калып ике — өч минут эчендә үткәнен искә төшерә, ә аннан күзләре дымланып: — «И балам, без күргәнне сезгә күрергә язмасын, диләр. Аңлашыла инде, сазлык, мошкара, — 50 градустан да артык суык, кибетләрдәге талон системасы, юлсызлык, туган якка кайтам дигән вакытта да билет алырга учак ягып, чиратлап вокзал, аэропорт ишек төпләрен саклау… Сөйли башласаң — сөйләп, яза башласаң — язып бетерә торган гына түгел. Күңел кыллары нечкә. Чынлап та, алар зур хөрмәткә, җылы игътибарга, ихтирамга лаеклы буын. Аларга бүген аралашу гына җитми кебек.

Ә бу өлкән буын өчен иң мөһиме. Менә шундый матур кичәләрдә җыелып, аларны берсе — берсе белән очраштырып, ешрак хәлләрен белеп торсак, алар үзләренең үткән гомер юлы бушка үтмәгәненә ихлас күңелләре белән сөенеп, үзләренең кирәк булуларын тоеп, хәер — фатыйхаларын биреп яшәрләр.

Кичә чынлап бик тыныч, бик күңелле үтте. Өлкән буын кешеләре белән ХМАО-Югра татарлары мохтарияты рәисе, ХМАО-Югра мөселманнарының Диния нәзарәте баш мөфтие Таһир Габделхак улы Саматовның, Сургут шәһәре татар милли — мәдәни мохтарияты рәисе Ульбеков Рафаиль А., ХМАО-Югра Думасы депутаты Айсин Ринат Р. котлаулары, һәрберсе белән аерым кул бирешеп, кочаклашып күрешүләре, «Сандугач» җыр-бию ансамбленең җитәкчесе Нурия Җиһаншинаның әлеге бәйрәм өчен махсус әзерләгән концерт программасы, татар моңнарын яңгыратучы үз егет — кызларыбызның чыгышлары бирегә килгән һәр кеше күңеленә хуш килгәндер диясе килә. Монда яңгыраган һәр изге теләк тормышка ашсын, өлкәннәребез исән-сау булсын, тагын бик күп еллар шушылай бергәләшеп җыелып утырырга язсын. Бер күрешү – үзе бер гомер шул!

Бер — беребезнең кадерен белеп, өлкәннәргә бер көндә, бер айда гына түгел, гомер буена игътибар биреп яшәргә язсын. Безне гамәлләрне күреп үскән яшь буын күңелендә өлкәннәргә карата ихтирам хисе тәрбияләнсен. Гомер кыска, еллар бик тиз үз йомгагын сүтә, әйләнеп карарга да өлгермәбез, үзебездә шушы апа — абыйлар яшенә килеп җиткәнне сизмидә калырбыз. Ә күңел ул вакытта балалардан, әйләнә-тирәдәге кешеләрдән һәрвакыт җылы көтәр!

Гөлчәчәк Фәтхулова,Сургут шәһәре